

“Башкорт батальоны” Телеграм-каналы язуынча, республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, “Башкортостан” мотоукчылар полкына хәрбиләребезгә ярдәмгә атлар илткәннәр.
Көзге яңгырлардан соң авыр техника үтә алмаган урыннарда сугышчыларга ярдәмгә бшкорт атлары килә.
Күптән түгел алгы сызыкка исән-сау барып җиткән йөзенче гуманитар конвой белән малкайларга кышкылыкка печән һәм җигү кирәк-яраклары алып килгәннәр. Атлар разведкада булыша, ризык илтүдә дә алар алыштыргысыз ярдәмчеләр. Башкорт сугышчысы һәм аның тугры аты – аерылгысыз дуслар.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция башлауны игълан итте. Ул вакыттан алып 1 ел да 8 ай үтеп бара,әмма СВО әле һаман тәмамланмады... Хәрби операция яланнарындагы барлык әтиләрнең, агай-эне, якыннарның исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез. Көтәбез. Кайтыгыз.