

Самарада студентлар кулланылган электрон сигаретларны Русия хәрбиләре ихтыяҗларына махсус операция зонасына җибәрер өчен күпләп ташыра.
Самараның социаль челтәрләрендә быел ноябрьдә гражданнарны кулланылган электрон сигаретларны ташламаска, ә СВО ихтыяҗларына тапшырырга чакырган игъланнар пәйда булган. “Ташлама! Фронтка җибәр! 1 электрон тәмәке = дошманга төшкән 1 коптер”, – диелгән игълан текстында. Соңрак әлеге башлангыч Самара университетының хәрби-укыту үзәгенеке икәнлеге ачыкланган.
“Без чыннан да кулланылган электрон тәмәкеләрне җыюны оештырдык. СВО зонасында аларның блок питания-ларын алып, пилотсыз очучы аппаратларда кулланалар”, – ди бу хакта Самара университетының хәрби-укыту үзәге начальнигы урынбасары Дмитрий Кумарьков.
Шул ук вакытта гражданнарга электрон тәмәкеләрнең блок питания-ларын алмаска, ә җыю пунктына китерергә кушканнар.
Самара университетының хәрби кафедра доценты, запастагы подполковник Евгений Ривкинд сөйләвенчә, хәрбиләргә электрон тәмәкеләрнең өстәп җыю һәм зарядкага кую мөмкинлеге булган аккумуляторлары һәм батарейкалары кирәк. Аларны пилотсыз очучы аппаратлар эшендә расходниклар рәвешендә кулланып була икән.
Акция җитәкчесе, хәрби кафедра начальнигы урынбасары, запастагы полковник Виктор Одобеску үзенең “ВКонтакте” челтәрендә хәбәр итүенчә, СВО зонасына инде 220 данәдән артык кулланылган электрон тәмәке озатылган. “Самара университеты җыйган 36нчы тартма ярдәм бу. Тәмәжникларга рәхмәт, аларның тартуыннан хет нинди булса да файда!” – дип язган Одобеску.
Чыганак: lenta.ru