Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 ноябрь 2023, 19:31

"Куелган бурычларны намус белән үтибез"

Исән-имин кайтыгыз! Бөтен теләк шул. 

bash.news
Фото:bash.news

Бүген, 20 ноябрьдә,  республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә “Башкортостан” мотоукчылар полкы  сугышчылары махсус операция зонасында хәрби бурычларын  ничек үтәүләре турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, “Башкортостан” мотоукчылар полкын быел язгы-җәйге чорда төзеделәр. Ә 29 июньдә аның командиры Роман Мостафинга полк байрагын тапшырдылар.

Хәрби-сәяси эш буенча подразделение командиры урынбасары подполковник Рөстәм Шәһабетдинов оператив киңәшмәдә шәхси составның куелган хәрби бурычларны уңышлы башкаруын хәбәр итте.  Бүгенге көннәрдә Даян Мурзин, Таһир Кусимов, Миңнегали Гобәйдуллин исемендәге батальоннар алгы сызыкларда.  Заманча техника ярдәмендә Сергей Зорин исемендәге танк батальоны  һәм Мөгыйн Нагаев  исемендәге артиллерия дивизионы аларга  булыша. Һөҗүм операцияләре кысаларында җаваплы бурычларны Гази Заһитов исемендәге штурм батальоны сугышчыларына йөклиләр. Полкның 65 сугышчысы дәүләт һәм ведомство бүләкләренә лаек.

Полк хәрбиләре җиһазландырылган җылы блиндажларда яшиләр. Алар җылы аш һәм кирәкле экипировка белән тәэмин ителгән, – дип билгеләп үтте Рөстәм Шәһабетдинов. – Подразделение командиры Роман Мостафин һәм барлык сугышчылар исеменнән "Башкортостан" мотоукчылар полкына  мораль һәм матди яктан күрсәтелгән ярдәм  өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Без даими рәвештә гуманитар ярдәм, техника һәм җиһазлар, туганнарыбыздан посылкалар алабыз; беләбез, республика бу авыр вакытта безнең гаиләләребезгә ярдәм итә. Без күпмилләтле халкыбызның, шәхсән Башкортстан башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның ышанычлы тылын һәм ярдәмен тоябыз. Шуңа күрә без куелган бурычларны намус белән үтәячәкбез.

Башкортстан Башлыгы полкның шәхси составының югары әзерлеген билгеләп үтте, шулай ук муниципалитетларга туган якларга ял итәргә кайткан сугышчыларга игътибар күрсәтергә кушты.

"Башкортостан" мотоукчылар полкы махсус хәрби операция зонасында катлаулы бурычларны үти. Сугышчан югалтулар да бар. Гомумән алганда, командование аны көчле подразделениеләрнең берсе буларак билгели, полкның сугышчылары яу кырында  батырлык күрсәтәләр, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Бүген полкның 200ләп сугышчысы ялда. Муниципалитет башлыкларыннан аларга аерым игътибар бирүләрен, мөмкинлек булганда мәктәп укучылары белән очрашулар оештыруларын сорыйм.

Әйткәндәй, көз башында Владимир Путин Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән очрашу вакытында 300 мең кеше, контракт төзеп,  махсус хәрби операция зонасына  юлланды, дигән иде.

"Мин берничә көн элек, безнең  270 мең сугышчыларыбыз, Русия Кораллы көчләре белән контрактлар  төзеде дигән идем, әмма бу инде искергән мәгълүмат икән. Менә бүген иртән хәбәр иттеләр — 300 мең кеше контрактка кул куйган, алар, ассызыклап үтәсем килә, Русия мәнфәгатьләрен яклап, ватаны мәнфәгатьләренә үз гомерләрен корбан итәргә әзер", – диде дәүләт башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: