Көнүзәк
19 ноябрь 2023, 20:37

Каты яраланса да…

Якташыбыз дошманның кайдалыгын ачыклый алган. Горурланабыз!

"Башкорт батальоны" Телеграм-каналыннан."Башкорт батальоны" Телеграм-каналыннан.
Фото:"Башкорт батальоны" Телеграм-каналыннан.

Тимур Ханмурзин  – махсус хәрби операциядә  «Башкортостан» мотоукчылар полкының Вафа Әхмәдуллин исемендәге разведка ротасы командиры.

Бермәл дошман тылында килеп туган катлаулы мәсьәләне хәл иткәндә лейтенант Ханмурзин беспилотник ярдәмендә каршы якның координатларын белеп, безнекеләргә тапшыра алган.

Кызганычка каршы, кире юлдаТимур  Ханмурзин каты яралана. Шул ук вакытта алган мәгълүматлар ярдәмендә безнең подразделениеләр,  билгеләнгән локациядә дошман объектларын юк итеп,  полк подразделениеләре алга хәрәкәт итәр өчен шартлар тудыра алган.

РФ Президенты Владимир Путин Россия Кораллы Көчләре җитәкчелегенә һәм махсус хәрби операциянең алгы сызыкларындагы сугышчыларга батырлыклары өчен һәрдаим рәхмәт белдерә. Күптән түгел интервьюда ул болай дигән: "Мин Кораллы Көчләр җитәкчелегенә һәм иң элек алгы сызыктагы сугышчыларыбызга батырлыклары өчен рәхмәт белдерәсем килә". 

Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас