

“Пума”ның улы, призыв буенча хезмәт иткәннән соң, Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, Русия Коралланган көчләре хәрби частьларының берсендә хезмәт иткән. Махсус операция зонасына хәрби хәрәкәтләрнең башында эләккән. Берничә айдан соң хәрби бик каты яраланган. Табиблар яшь егетнең гомерен саклап калу өчен озак көрәшкән. Озак дәваланып, реабилитациләр үткәч, ул аягына баскан.
Ә бу вакытта аның әтисе контракт төзегән. Бүген “Пума” десант-штурм бригадасы составында алгы сызыкта хезмәт итә.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.
Чыганак: "Альшеевские вести"