

“Толпар” отряды командиры, махсус хәрби операция зонасында каты яраланып демобилизацияләнгәч, нацистлар белән үз көрәшен башлаган. Ул тылда үз исәбенә “Муса Гәрәев” FPV-дроннарының кече серияле чыгарылышын башлап җибәргән. Отрядның “Антиквар” атамалы командиры республиканың “Изге туганлык” катнашучысы булып тора һәм хәрәкәтнең башка катнашучылары белән бергәләп фронтка сүз белән түгел, эше белән ярдәм итә.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 24 февралендә ил башлыгы Владимир Путин Украина территориясендә махсус хәрби операция башлау турында игълан итте. Ул вакттан алып бер ел дә сигез ай үтеп бара, әмма СВО әле булса тәмамланмый.
Андагы әтиләргә, абыйларга, улларга, әниләргә, апа-сеңелләргә – һәммәсенә дә исән-сау туган якларга кайтырга насыйп итсен. Без сезне көтәбез. Фәрештәләр саклап йөртсен үзегезне.
Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы.