

Куергазы районында яшәүче ханым ни өчен улының махсус операция зонасына хәрби бурычларны үтәргә контракт буенча хезмәт итәргә китүен сөйләде. Муниципалитет башлыгы Юлай Ильясовка сылтанып, бу хакта ЦУР язып чыккан.
Ана сүзләренчә, улының хәрби хезмәткә кызыксынуы әтисеннән килә – гаилә башлыгы Әфган сугышында катнашкан.
“Улым икенче ел контракт буенча хезмәт итә, шуның бер елын – СВО зонасында сапер буларак. Ул чын авыл егете, хайваннарны ярата. Элегрәк ат чабышларында катнашып, гел җиңә иде. Призыв буенча хезмәтен Мәскәүдә үтте, кинолог булды. Патриотизм һәм батырлык безнең гаиләнең иң мөһим кыйммәтләре”, – дип аңлата хәрбинең анасы.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.
Махсус хәрби операциядә катнашканнарның һәммәсе дә исән-имин кайтсын иде. Егетләр, белегез, сезне өйдә көтәләр.
Чыганак: bashinform.ru