Көнүзәк
11 ноябрь 2023, 17:32

СВОдагы солдатлар өчен мичләр ясап озата

Хәрбиләребезне  кайгыртучы  уңганнар белән горурланам! 

СВОдагы солдатлар өчен мичләр ясап озатаСВОдагы солдатлар өчен мичләр ясап озата
СВОдагы солдатлар өчен мичләр ясап озата

Туймазыда яшәүче Руслан Азангулов махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен буржуйкалар ясый. Мичләр сыйфатлы һәм хәвефсез килеп чыга, аларны күчереп йөртү өчен бик уңайлы.  Сугышчылар утын әзерләп,  мич яга  алсын өчен оста һәр  буржуйканың эченә  кечкенә балта һәм бер кап шырпы салып җибәрә.  

Бу хакта үзенең социаль челтәрендә Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов язып чыккан. Хәрбиләребезне  кайгыртучы һәм хәстәрләүче уңганнар  белән горурланам! 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас