

Подмосковьеда шәхси клиникада эшләүче офтальмохирург үз теләге белән махсус операциягә киткән хәрбинең тарихын белгәч (хәрбинең бик тә СВОга кадәр үзе хезмәт иткән десант-штурм бригадасына эләгәсе килгән), аңа бушлай күзенә операция (лазерлы коррекция) ясаган.
Контракт буенча хезмәте төгәлләнгәч, 27 яшьлек Владислав Кузнецов Уссурийскига кайткан. Өйләнгән, ике баласы туган. Ә инде мобилизация башлангач, повестканы да көтеп тормыйча, элек үзе хезмәт иткән гаскәргә эләгү өмете белән СВОга барырга карар кылган. Әмма көтмәгәндә проблема барлыкка килгән – егетнең кисәк кенә күзләре начар күрә башлаган. Уң күзе -2,25, сул күзе -0,75 булган. Штурмлаучылар бригадасына Владиславны алмыйлар, әмма икенче бригадага командир булып барырга тәкъдим итәләр.
Анда бер ел хезмәт иткәннән соң, хәрбидә күзләренә лазерлы коррекция ясату уе туа. Отпуск җитү белән ул Мәскәүгә юллана. Мәскәүдә ул нибары дүрт көн була. Социаль челтәрләрдә очраган тәүге шәхси офтальмология клиникасына мөрәҗәгать итә ул. Анда, хәрбинең тарихын белгәч, операцияне тиз арада һәм Владиславтан бер тиен дә алмыйча ясарга вәгъдә итәләр.
Лазерлы коррекция уңышлы уза, хәзер Владиславнең ике күзе дә яхшы күрә. Операциядән бер көн узуга ул янә фронтка юл алган.
Исән-сау гына була күрегез, егетләр! Без сезне көтәбез.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.