Көнүзәк
6 ноябрь 2023, 07:48

99нчы гуманитар конвой барып җитте

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! Берүк исән-сау әйләнеп кайтыгыз, егетләр! Без сезне көтәбез.

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты.БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты.
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча   контракт буенча хезмәт итүчеләр һәм мобилизацияләнгәннәр өчен махсус хәрби операция зонасына 99нчы гуманитар конвойны   илтеп җиткерделәр. Хәрбиләребез өчен адреслы ярдәмне җыюда дәүләт органнары, төрле оешмалар, җәмәгать берләшмәләре, район хакимиятләре шулай ук битараф булмаган хәстәрлекле гражданнар катнашты.

Колонна  58 кеше һәм 28 берәмлек техникадан торган, шул исәптә 16 йөк фургоны, 3 трал һәм озата баручы 9  машина.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, йөк составында  24 автомобиль, квадроцикл, прицеллар, тепловизорлар, рацияләр, генераторлар, электр корылмалары, агач материаллары, квадрокоптерлар, мичләр, бензин пычкылары,  маскировка челтәрләре һәм киемнәре,  “рабица” челтәре,  төзелеш материаллары, “болгарка”лар, эретеп ябыштыру аппаратлары, туганнардан җыелган посылкалар һәм башкалар бар.  

БР  хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов  чираттагы гуманитар конвойны җыю һәм әзерләүдә  катнашкан һәркемнең ярдәмен югары бәяләде һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! Берүк исән-сау әйләнеп кайтыгыз, егетләр! Без сезне көтәбез.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас