

Белокатай районында яшәүче Габделхәй Зарипов улы, СВОдагы “Малой” атамалы хәрби белән күрешер өчен меңнәрчә чакрым ара үткән. Бу хакта район хакимияте башлыгы Мәсгуть Миңнегалин үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр иткән.
“Озак вакыт күрешеп булмады, шулай да очрашу бик җылы һәм күңелгә үтеп керерлек булды. Яшь барса да, балаларыбыз безнең өчен һәрвакыт кечкенә булып калалар. Балаларыбыз дип һәрвакыт йөрәк яна. Шуңа да үз балаң белән берничә минутлык очрашу да кадерле. Ата белән ул кочаклашты, алар бераз сөйләштеләр, ата кеше туганнары, якыннары һәм авылдашлары сәламнәрен җиткерде, шулай ук посылкалар да тапшырды”, – дип язган Белокатай районы җитәкчесе.
Владимир Путин хәрбиләр Русия ягыннан мораль ярдәм һәм аңлау, хәстәрлек тоярга тиеш, дигән иде Радий Хәбиров белән очрашуда.
"Сүз еш кына матди ярдәмгә генә кайтып калмый, гәрчә бу кешеләрнең яшәү нигезе булса да, ә менә мораль ярдәм һәм хәстәрлек – бик мөһим. Бу бик кирәкле мотивация. Кешеләр илнең, якннарының, туганнарының алар белән булуын, илнең аларга ярдәм итүен һәм аларның махсус хәрби операция кысаларында башкарган ролен һәм миссиясен аңлавын тоярга тиеш", — диде дәүләт башлыгы.
Чыганак: ЧЕСТНО ГОВОРЯ | новости Уфы и Башкирии