Көнүзәк
4 ноябрь 2023, 05:17

"Башкортстан өчен Халыклар бердәмлеге көне аерым әһәмияткә ия"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров башкортстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

"Башкортстан өчен Халыклар бердәмлеге көне аерым әһәмияткә ия""Башкортстан өчен Халыклар бердәмлеге көне аерым әһәмияткә ия"
"Башкортстан өчен Халыклар бердәмлеге көне аерым әһәмияткә ия"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров башкортстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

“Кадерле дуслар!

Чын күңелдән сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!

Бу дәүләт бәйрәмен билгеләп, без авыр вакытта берләмлек һәм батырлык күрсәтеп, Ватаныбызның бәйсезлеген яулап калган ата-бабаларыбызга тирән рәхмәт хисләрен белдерәбез.

Халыклар бердәмлеге көне гражданлык бурычы, Ватанга сөю, яшь буында ил язмышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләүнең әһәмияте турында искә төшерә.

Күп милләтле һәм төрле дин вәкилләре яшәгән Башкортстан өчен Ватан хакына бердәмләшү аерым әһәмияткә ия. Безнең як халыклары Ватан язмышы өчен җаваплылыкны һәрвакыт тоеп яшәде, аның сагына бер генә басмады. Бөтен тарихы белән алар тел һәм дин төрлелеге тынычлыкка киртә булып тора алмавын исбатлады.

Башкортстан ышанычлы рәвештә икътисадны һәм социаль өлкәне үстерә, халыкара хезмәттәшлек чикләрен киңәйтә, эре инвестицион проектларны тормышка ашыра, Русия куәтен ныгытуга лаеклы өлешен кертә.

Безнең ил һәм республика һәрвакыт яшәү өчен уңайлы һәм хәвефсез урын булып калсын өчен, төрле милләт һәм дин вәкилләре өчен бер дәрәҗәдә туган йорт булып торсын өчен без барысын да эшләргә тиешбез.

Бәхет, тынычлык һәм иминлек сезгә, кадерле якташлар! Бәйрәм белән!” – дип мөрәҗәгать итте ул.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас