Көнүзәк
4 ноябрь 2023, 04:53

"Бөек илебез өчен горурлык – әлеге бәйрәмнең төп кыйммәте".

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменә Русия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин котлау юллады.

"Бөек илебез өчен горурлык  – әлеге бәйрәмнең төп кыйммәте"."Бөек илебез өчен горурлык  – әлеге бәйрәмнең төп кыйммәте".
"Бөек илебез өчен горурлык – әлеге бәйрәмнең төп кыйммәте".

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменә Русия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин котлау юллады.

“Хөрмәтле Радий Фәрит улы!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән тәбриклим.

Ватанны сөю, бөек илебез өчен горурлык һәм аның күп гасырлык тарихына хөрмәт – әлеге бәйрәмнең төп кыйммәте.

Ватанны саклаган халык каһарманнарының батырлыгы бердәмлекнең, теләктәшлекнең чагу мисалы, ватанпарвәрлекнең чагу үрнәге  булып тора.

Бүген мәдәни мирасны саклау һәм арттыру, рухи нигезләргә һәм йолаларга тугрылыкны саклау аеруча зур әһәмияткә ия. Җәмгыятьтә аңлашып һәм килешеп яшәүгә илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге бәйле. Беергә без теләсә нинди чакыруларга каршы тора һәм Русиянең көчле, ирекле һәм бәйсез дәүләт булып калуы өчен барысын да эшли алабыз.

Сезгә һәм якыннарыгызга уңышлар, сәламәтлек һәм иминлектелим”, - диелә котлауда.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас