

Светлананың оныгы барлыгын белмәсәң, аның инде картәни икәнлеге бер дә сизелми. Күмертауда яшәүче 52 яшьлек шәфкать туташы, алгы сызыкка җибәрүләрен үтенеп, дүрт тапкыр хәрби комиссариатка мөрәҗәгать иткән булган һәм күптән түгел генә аңа ризалык биргәннәр.
Самара өлкәсендә өч ай укыгач, Фиби атамалы медик махсус хәрби операция зонасына юлланган. Ире белән ике баласы аның карарын хуплаганнар. Светлана медицина полкында хезмәт итәчәк.
Башкортстанда контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү дәвам итә. Хәрби хезмәткә барырга теләүчеләр бердәм 117 номерына шалтыратып, кызыксындырган сорауларын бирә ала. Шулай ук ситуацион үзәк (122) яисә +7 (347) 218-19-19 номерларын җыеп була. “Минем документлар” күп функцияле үзәк офисына барып, я булмаса башбат.рф сайтына кереп, мәгълүмат алырга була. Яшәгән урын буенча теркәлгән хәрби комиссариатка, я булмаса Уфада Революцион урамы, 156 санлы йорт адресы буенча урнашкан хәрби комиссариатның сайлап алу пунктына килеп була.
Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы.