

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров полилингваль белем бирү буенча халыкара форумда чыгыш ясады.
"Без бүген монда Мәскәү, Алтай, Бурятия, Саха (Якутия), Төньяк Осетия-Алания, Удмуртия, Карача-Черкес, Татарстан, Коми, Марий Эл, Дагыстан Республикаларыннан кадерле кунакларыбызны, тугандаш Казахстаннан дусларыбызны сәламләүгә шатбыз.
Барыбызны да туган телләргә мәхәббәт һәм аларның киләчәге турында кайгырту берләштерә. Без тәҗрибә уртаклашу нияте белән шундый белем бирү форумнары үткәрәбез”, - диде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу эш дүрт ел элек республикада полилингваль мәктәпләр челтәре булдыру турында карар кабул ителгәндә башланды. Шул ук 2019 елда Уфада беренче ике полилингваль гимназия барлыкка килде. Аннары алар Стәрлетамак, Нефтекама, Сибай, Учалы, Хәйбулла һәм Мишкә районнарында ачылды. Бүгенге көндә республикада сигез полилингваль уку йорты бар.
"Республикада туган телләрне өйрәнүнең яхшы традицияләре барлыкка килде. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә уку һәм тәрбия бирү алты телдә алып барыла, туган тел буларак 13 тел өйрәнелә. 56 инновацион милли мәктәп уңышлы эшли. Өстәмә белем бирү үзәкләрендә шулай ук төрле халыкларның телләрен һәм мәдәниятен өйрәнү мөмкинлеге бар.
Мәсәлән, Нефтекамада — татар, Мишкә районында мари полилингваль мәктәбе уңышлы эшли. Бишбүләк районында — чуваш телендә, Тәтешле районында удмурт телендә укыту мәктәпләре ачарга планлаштырабыз. Белорет районының Усмангали авылында ел әйләнәсенә эшләүче Республика полилингваль белем бирү үзәген булдыру идеясен карыйбыз”, - диде Радий Фәрит улы.