Аның фикеренчә, Донбасста барган махсус хәрби операция Башкортстанда яшәүчеләрнең барсына да диярлек кагылды. СВО барган урынга юлланучы контрактчылар, беренче чиратта, акча өчен түгел, аңлы рәвештә юллана, ди ул.
- РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр арасында Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалары, оныклары, хәтта оныкачлары да күп, – ди ул. – Контракт төзүчеләр арасында кайнар нокталарда хезмәт итеп кайтучылар да бар. Мин үзем дә барыр идем, яшем буенча алмыйлар. Хезмәт иткән кешеләр генә ватанпәрвәрлекнең нәрсә икәнен аңлый. Аларга, беренче чиратта, акча түгел, ә Ватанның мәнфәгатьләрен яклау мөһим. Минем үземнең Әфганстанда хезмәт иткән бер дустым СВОга китте. Яше буенча миннән яшьрәк, шуңа аны алдылар. Аның хәрби тәҗрибәсе бар, яшьләргә өйрәтер белеме бар. Фронтта андыйлар күп. Аның кече улы да контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә җыена. Аның ике югары белеме бар, гаиләсе матди кыенлыклар кичерми. Димәк, алар өчен акча мөһим түгел. Аларда Ватанга булган мәхәббәт һәм патриотлык хисе бар. Башкача аңлату мөһим түгел. Кече туганы артыннан олы абыйсы да контракт төзү турында уйлана башлаган. Әтиләре уллары белән горурлана.
Оборона министрлыгы белән сәламәтлеге буенча хезмәт итмәүче егетләр дә төзи. Аларның үзләренең дусларыннан калышырга теләмәве, дуслары белән бергә окопта яугирнең язмышын бүлешергә теләвен ирләрчә батырлык дип кабул итәргә кирәк, ди Миңнезинфир Гаязов.
- Махсус хәрби операция кешеләрнең үзаңын үзгәртте, - дигән фикердә ул. – Кораллы бәрелешләрнең театры яңа сценарий буенча бара. Сугышларда яңа корал, яңа техника, анда хезмәткә юлланучыларга алар белән эшләргә өйрәнү бурычы тора.
ФСБ ветераннары фронттагы яугирләргә ярдәм итүләрен дәвам итәләр: башта квадрокоптер сатып алып җибәргәннәр, әлеге вакытта да махсус җиһазлар алу турында уйлыйлар.
Башкортстан Республикасы Башлыгы муниципалитет башлыкларына СВОда хезмәт итүчеләрнең ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләренә битрафлык күрсәтмәскә кушты.
Хәтерегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзү өчен бердәм белешмә телефоны – 177, Ситуация үзәге – 122 яисә (347) 218-19-19, күп функцияле үзәккә “Минем документ” мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сорауларга җавапларны башбат.рф сайтында, Телеграм каналында чат-ботларда табарга була.