Көнүзәк
22 октябрь 2023, 16:01

Азнагул авылында Илһам Гыйбадәтов белән хушлаштылар

Хәрбине мәрхәмәтле, ярдәмчел иде, дип искә алалар. 

vk.com/ivaniutaandreivk.com/ivaniutaandrei
Фото:vk.com/ivaniutaandrei

"Бүген Азнагул авылында Украинадагы махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Гыйбадәтов Илһам Иршат улын соңгы юлга озату мәрасиме узды.

Илһам Иршат улы 1994 елда Сәрмән авыл советының Азнагул авылында  дөньяга килгән. Татлы авылы урта мәктәбен, Белорет 26 санлы һөнәри училищесын тәмамлаган. Хәрби хезмәттән соң Себердә эшләгән.

Быел июльдә Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына юлланган.

Хезмәт барышында Илһам Иршат улын бүлек командиры итеп билгелиләр. Ул хезмәттәшләре һәм командование арасында лаеклы абруй казана. Илһам Гыйбадәтов 2023 елның 29 сентябрендә һәлак булган. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Илһам бик мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булган, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышкан, мәчеткә хәерләр салган,  эшсөяр булган. Илһам ятим үскән һәм улын бик нык яраткан.

Илһам Иршат улының туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашам. Сезнең белән бергә бөтен район кайгыра", – дип язган үзенең “ВКонтакте” социаль челтәрендә Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта. 

Чыганак: vk.com/ivaniutaandrei

vk.com/ivaniutaandrei
vk.com/ivaniutaandrei
Фото:vk.com/ivaniutaandrei
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас