

Башкортстан синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышы фаразын хәбәр итте. Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан исәчәк. Көндез һава температурасының +3, +8 градус булуы көтелә.
Шимбә, 21 октябрь төнендә, бераз карлы яңгыр явачак. Көньяк җиле төньяк-көнчыгышка борылып, һава температурасының төнлә -3, + 2, көндез +2,+7 градус булуы көтелә.
Якшәмбе, 22 октябрь төнендә карлы яңгыр явачак, җепшек кар агач ботакларына, тимерчыбыкларга сырылуы ихтимал. Юлларда бозлавык булуы көтелә, сак булыгыз!