

2014нче елда “Җанлы сүз” бәйгесен беренче тапкыр оештырганда без аның киләчәк гомерен ачык кына күзалламый идек әле.
“Без” дигәнем – Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы коллективы. Менә бүген “Җанлы сүз”нең яңа адымын – 10 нчы бәйгене башлыйбыз: 9 ел буе без аны тәрбияләп үстердек, сакладык, яңарттык. Димәк, мәктәп укучыларының татар теле, әдәбияты, мәдәнияте өлкәсендәге тырышлыкларын активлаштыру, туган телдә иҗади эшчәнлеккә этәргеч бирү, сәләтле балаларны барлау, аларның үсешен мотивлаштыру кебек ул вакыттагы уй-ниятләребез, нигездә, дөрес юнәлештә булган. Республикадагы фидfкарь, иҗади татар теле укытучыларын ачыклау, аларга кулдан килгән кадәр ярдәм итү, алар белән бәйләнешләрне ныгыту теләге дә бар иде, әлбәттә. Баштагы елларда конкурс 1 – 11 сыйныф укучыларына адресланып эшләнде. 2019 нчы елдан башлап без бәйге кысаларын киңәйттек: урта махсус һәм югары уку йорты студентларын да җәлеп иттек. Соңгы елларда Татарстан Республикасы мәктәпләреннән дә катнашучылар артты. Шулай итеп, конкурс, чынлап та, үсте, үз йөзен булдырды.
“Җанлы сүз” башка иҗади конкурслардан аерыламы соң?” – дигән сорауга: “Аерыла!” – дип җавап бирәбез. Безнең бәйгенең максаты – мәктәп укучыларын һәм студентларны татар телендә оригиналь язма текстлар тудыруга, ягъни продуктив эшчәнлеккә этәрү булды. Ул текстлар әдәби, публицистик, фәнни-эшлекле стиль кысаларында башкарылырга тиеш иде. 9-10 ел буе шушы юнәлештәге хезмәтебезгә, күзәтүләргә таянып: “Республикадагы социолингвистик шартлар кысалары биргән мөмкинлекләрне исәпкә алып, без максатыбызга ирештек,” – дип әйтә алабыз. 2014 нче елдан башлап “Җанлы сүз”дә сүз җанландыручылар саны 1500 дән артып китте. Мәсәлән, 2015, 2016 нчы елларда алар 350, 320 гә җитте. Соңгы елларда катнашучылар саны бераз кими төшсә дә, алар 110 – 130 тирәсендә саклана әле.
Конкурсантлар саны кимүнең төп сәбәбен без иҗтимагый-лингвистик проблемаларның елдан-ел артуы белән аңлатабыз. Мәсәлән, Башкортстан республикасында 2002 нче елда татар баласының 58, 4% мәктәптә татар телен өйрәнсә, 2019 нчы елда бу сан 33% тәшкил итте. Алар арасында татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр саны 1%тан кимрәк. Димәк, 1 атнада татар теле һәм әдәбияты дәресләренә бүленгән 1 я 2 сәгать (0,5 + 0,5; 1 + 1) эчендә баланы телгә, әдәбиятка, мәдәнияткә җәлеп итү, туган телендә иҗади эзләнү-ачышларга ихтыяҗ тудыру мөмкинлекләре көннән-көн ныграк чикләнә. 2019 нчы ел мәгълүматы буенча, Республикада татар баласының 67 % мәктәптә гомумән татар телен, әдәбиятын бернинди формада да өйрәнми. Соңгы 4-5 ел эчендә бу сан уңай якка үзгәргәндер дип фаразлый да алмыйбыз.
Тел өйрәнүне гаиләгә генә йөкләтү – зур хаталарның берсе. Беренчедән, гаиләләрдә гади сөйләм стиле генә үзләштерелә ала. Татар теленең функциональ стильләре, кулланылышы тарайган җирлектә, тел үсеше берничә гасырга артка тәгәрәгән вакытта мул уңыш көтү урынсыз. Икенчедән, гаиләләр арасында “телсезлек” өстенлек итә. Өченчедән, гаилә телгә тормыш-көнкүреш кирәк-ярагы кебек карарга өйрәнгән. “Баланың киләчәге өчен туган тел кирәк булачакмы?” – дигән сорауга еш кына кире җавап ишетергә туры килә. Әлбәттә, халыкны милли үзаң булмавында гаепләп була. Әмма милли үзаң формалашсын өчен үз илеңдә телне, шул тел хуҗасы булган милләтне саклау, яклау, үстерү законнары кабул ителергә һәм, иң мөһиме, ул законнар эшләргә, халык аны эшләтүне таләп итәргә тиеш бит. Кызганычка каршы, бүген бу – якты, матур хыял гына. Шулай да безнең бурыч – хыялның тормышка ашуын көтеп утыру түгел, ә кулдан килгәнчә аны якынайту. “Мең чакрым юл беренче адымнан башлана”, - диләрме әле? Без шул адымнарны ясау ягында. Без шул адымнарны ясаучылар рәтендә!
Бездән: “Адымнарыгыз нәтиҗәлеме соң? Бәйгедә катнашучылар арасында сезнең бүлеккә килүчеләр бармы?” – дип сораучыларга: “Бар!” – дим. Мәсәлән, беренче елны җиңүчеләрдән Рузанна Каюмова шул елны ук безгә укырга керде, иҗади эзләнүләрен дә дәвам итте. Рузанна укуын уңышлы тәмамлады, иҗади язмалары да күренеп торды, әле тормыш иптәше белән кыз үстерәләр. Тагы бер мисал: 2019 нчы ел җиңүчеләреннән Розалия Мирзаханова быел безнең 5 нче курс студенты. Укуын һәм “Тулпар” журналы белән хезмәттәшлеген уңышлы алып бара. Икенче, беренче курсларда да “Җанлы сүз” бәйгесе мәктәбен үткән талибәләребез бар. Башка уку йортларының татар бүлекләренә керүчеләр дә шактый. Татар телен үз һөнәре итеп сайламаганнар арасында да туган теленә уңай мөнәсәбәтен саклаучылар, иҗади орлыкны үсентегә әйләндерүчеләр булыр әле, дигән өмет тә бар бит. Димәк, конкурс иҗади күзаллаулы балаларда үз көченә ышану, аларны дәртләндерү, туган тел белән бәйләнешне ныгыту вазифасын уңышлы башкара дип әйтергә җирлек юк түгел.
Конкурсның актив катнашучылары рәтендә Башкортстан республикасының 44 район һәм шәһәр мәктәпләреннән 420ләп укытучы – җитәкчене дә атарга тиешбез: бәйгедә катнашучылар, иң беренче чиратта, туган тел укытучысының катлаулы эш нәтиҗәсе ул. “Җанлы сүз” укучының да, укытучының да иҗади мөмкинлекләрен ачу, үстерү, дөньяга чыгару өчен платформа ролен башкара. Җиңүче, призер эшләренең бер өлеше, конкурс яңалыклары даими рәвештә “Тулпар”, “Өмет” кебек республикабызның массакүләм мәгълүмат чараларында басылып килде. Нәтиҗәләр ВК, ОК кебек социаль челтәрләрдә яктыртылды. 2015 – 2018 нче еллардагы финаллар ТНВ каналында чагылдырылып барды.
Төрле елларда “Җанлы сүз”гә республикадагы татар иҗтимагый оешмалары биргән игътибар, ярдәм турында да әйтү урынлы, дип уйлыйм. Бу аеруча конкурсны башлаган елларда бик мөһим иде. Мәсәлән, беренче елны җиңүчеләрне бүләкләү тулысынча “Ак калфак”ның Башкортстандагы бүлекчәсе исәбенә башкарылды. “Берлек” оешмасы, Татарстан республикасының Башкортстандагы вәкиллеге дә ул елларда ярдәменнән ташламады. “Сәхибҗамал”, Халыкара татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге, Башкортстан татарлары конгрессы – без аларны да үзебезнең аркадашлар итеп тоябыз. Әгәр мондый бердәмлек, аваздашлык тоймасак, бәйгене оештырып, башкарып чыгару мөмкин булмас иде, чөнки төп тартучы көч – татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы әгъзаларының бер өлеше генә. Дөрес, безнең башлангычыбызда төп таянычыбыз Башкорт дәүләт университеты (хәзер – Уфа фән һәм технологияләр университеты) булуын ассызыклау кирәк.
Конкурска “җан өрүчеләр” арасында Башкорстан Язучылар берлеген атарга тиешмен. Беренчедән, Язучылар берлеге – безнең рәсми, ышанычлы партнерыбыз. Икенчедән, татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доцентлары (И.К.Фәзлетдинов, Л.Р.Сәгыйдуллина) – Союз әгъзалары. Өченчедән, оешманың башка әгъзалары да елның елында жюри эшенә актив җәлеп ителә (Д.Д. Булатова, Р.Ф.Сөләйманов, Н.Р.Ганиев һ.б.).
Ι – ΙX “Җанлы сүз” татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы әгъзалары тарафыннан тулысынча иҗтимагый башлангыч – волонтерлык характерында башкарылды. Быел безнең "Җанлы сүз" ("Живое слово") иҗади осталык лабораториясе" проекты Башкортстанда дәүләт телләрен һәм Россия Федерациясе халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән Республика Башлыгы грантлары конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр рәтендә. Билгеле булуынча, грант эшчәнлегендә катнашу мөмкинлеген НКО (табышсыз оешма // коммерцияле булмаган оешма) аша гына алып була. Мондый мөмкинлекне ачкан өчен “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономия”сенә без бик рәхмәтлебез.
Нигездә, "Җанлы сүз конкурсын 10 нчы тапкыр үткәрергә җыенсак та, быел аңа кайбер үзгәрешләр кертелде. Алар үткәрү вакыты белән дә, иҗади лаборатория эшен оештыру белән дә бәйле. "Җанлы сүз" ("Живое слово") иҗади осталык лабораториясе"нең эше 2023 елның 1 нче сентябреннән башланып, 29 нчы февральдә тәмамланырга тиеш. Конкурска эшләрне кабул итү 1 ноябрьдән башланачак (электрон адрес: zhanly_suz@mail.ru ). Бәйгедә катнашырга теләүчеләр һәм аларның җитәкчеләре өчен кафедра методик ярдәм күрсәтү максатында Консультацион үзәк оештыра. Конкурсанларның эшләрендә үзәктәге хезмәттәшлек нәтиҗәсе чагылыр, дип өметләнәбез. “Җанлы сүз”гә бәйле барлык яңалыклар, игъланнар белән ВК социаль челтәрендә (https://vk.com/id151543658; https://vk.com/club11256764), университет сайтында танышырга мөмкин булачак.
Башка еллардагы кебек үк, эшләр биш номинация буенча (шигырь, хикәя, әкият, публицистик мәкалә, фәнни мәкалә) кабул ителә. Яшь үзенчәлекләре буенча 4 төркемгә бүлү каралган (1-4 сыйныф, 5-8 сыйныф, 9-11 сыйныф, студентлар). Язучы-шагыйрьләр, журналистлар, галимнәрне чакырып, остаханәләр үткәрүне дә кайтарырга җыенабыз. Конкурс, нигездә, дистанцион форматта үтсә дә, аның финал өлешен 2024 нче елның 21 нче февралендә – Халыкара туган телләр көне – Уфа фән һәм технологияләр университетында үткәрү ниятләнә.
2023 нче ел Россия Федерациясе Указы нигезендә “Педагог һәм остаз елы” дип игьлан ителгән иде. “Җанлы сүз” бәйгесенең унынчы елы нәкь шушы вакытка туры килүе символик характерга ия. Конкурсантлар, аларның җитәкчеләре, оештыручылар, жюри әгъзалары, волонтерлар өчен “Җанлы сүз” иҗади, һөнәри компетенцияләрне камилләштерү баскычы булыр дип ышанабыз.
Лилия Рәшит кызы Сәгыйдуллина, Уфа фән һәм технологияләр университеты доцентs педагогия фәннәре кандидаты; Башкортстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Язучылар берлеге әгъзасы