

Узган атнада Нуриман районының Нур авылында Украинада барган махсус хәрби операция зонасында һәлак булган 23 яшьлек Фидан Сәгыйдуллинны соңгы юлга озату мәрасиме узды.
Муниципалитет башлыгы Вилдан Ситдиков үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итүенчә, хәрби белән хушлашу тантанасы 13 октябрьдә үткән. Фиданны соңгы юлга озатырга туганнары, якыннары, дуслары һәм авылдашлары килгән.
Фидан 1999 елның ноябрендә дөньяга килгән. 2015 елда биредә мәктәпне тәмамлап, Уфа художество-сәнәгать колледжына укырга кергән. Соңыннан хәрби хезмәттә булган. Былтыр көз Фидан үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән, анда ул мотоукчылар бүлеге белән командалык иткән.
Авылдашлары сүзләренчә, Фидан ышанычлы, уңган, тырыш һәм мәрхәмәтле кеше булган. Аның үлеме – туганнры, якыннары һәм авылдашлары өчен зур фаҗига.
Бик кызганыч, көн саен күпме яшь гомерләр өзелә... Тизрәк бетсен иде сугышлар. Бар уйларыбыз һәм догаларыбыз шул хакта.
Чыганак: newsbash.ru