Көнүзәк
17 октябрь 2023, 07:14

Юл яны сервислары арта

Башкортстанда гыйнвар-сентябрь айларында 181 яңа юл буе сервисын кулланышка тапшырганнар.

Юл яны сервислары артаЮл яны сервислары арта
Юл яны сервислары арта

 

Башкортстан Хөкүмәтендә төбәктә юл яны сервисын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимиятләре башлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашында эшлекле киңәшмә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узды.

- Ел башыннан Башкортстанда тагын 181 яңа юл яны сервисы объекты барлыкка килде. Аларга 1,2 млрд сум инвестицияләнгән. Гамәлдәге 219 объектны модернизацияләделәр, инвестицияләрнең гомуми күләме 350 млн сум, — дип сөйләде Премьер-министр.

Шулай ук Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, республика территориясендә күп функцияле юл сервисы зоналары булдыру буенча Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) һәм «Приуралье» федераль автомобиль юллары идарәсе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыруга ирешелде.

Республиканың муниципаль берәмлекләре тарафыннан Башкортстан Республикасы территориясендә юл яны сервисын үстерү концепциясен тормышка ашыруның максатчан күрсәткечләрен үтәү турында Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр итте.

2023 елның 9 ае йомгаклары буенча кертелгән юл яны сервисының яңа объектлары гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буйлап урнаштырылган. 2023 ел башыннан барлыгы 92 сәүдә ноктасы, 27 АЗС станциясе (АГНКС, АГЗС), 25 кафе, 22 СТО, 5 кунакханә, 5 автомобиль юу, 5 башка категорияле объект төзелгән.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас