Көнүзәк
17 октябрь 2023, 15:39

Шикәр җитештерү арткан

Башкортстанның шикәр заводлары 336 мең тонна яңа уңыш чөгендере эшкәртә, 49 мең тоннадан артык шикәр җитештерә.

Шикәр җитештерү артканШикәр җитештерү арткан
Шикәр җитештерү арткан

17 октябрьгә Башкортстанның шикәр заводлары 336 мең тонна яңа уңыш чөгендере эшкәртә, 49 мең тоннадан артык шикәр җитештерә. Бу нәтиҗәләр модернизацияләнгәнче өч ел элек булганнан 20% ка югарырак.

- Республиканың ике шикәр заводы да реконструкциядән соң куәтләрен шактый арттырды һәм бер сезонда 700-800 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртергә сәләтле, ягъни икесенә 1,6 млн.тонна, – диде Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Киләчәктә төбәктә шикәр чөгендере белән мәйданнарны арттырырга планлаштырабыз, чөнки ул югары маржиналь культура булып кала.

Исегезгә төшерәбез, «Раевсахар» компаниясе җитештерүне модернизацияләүне һәм шикәр чөгендере эшкәртү заводының куәтен тәүлегенә 5500 тоннага җиткерүне күздә тоткан инвестиция проектын гамәлгә ашырды. Чишмә шикәр заводын реконструкцияләү уртача тәүлеклеклек эшкәртү куәтен тәүлегенә 6 мең тоннага кадәр арттыра.

2023 елда Башкортстанда шикәр чөгендере чәчүлекләре 48 мең гектар тәшкил итте. 2023 елның 17 октябренә республиканың чәчүче хуҗалыклары 38,3 мең гектар җыеп алган, 1 млн 268 мең тоннадан артык тамыр җимеше җыйган. Уңыш гектарыннан 330 центнерга кадәр арткан.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас