Көнүзәк
16 октябрь 2023, 14:33

Тагын көрт өстеннән йөрербезме?

Берничә йөз техника эшкә кушылачак

Тагын көрт өстеннән йөрербезме?Тагын көрт өстеннән йөрербезме?
Тагын көрт өстеннән йөрербезме?

Берничә йөз техника эшкә кушылачак.

Уфада кыш мизгелендә урам-юл челтәрен кардан тазартып тору өчен муниципаль предприятиеләр тарафыннан 418 берәмлек техника әзерләнгән, өстәмә рәвештә 200 берәмлек чамасы техника җәлеп ителәчәк.

Торак предприятиеләре йорт яны территорияләрен җыештырырга 230 махсус машина, кирәк булганда 156 берәмлеккә кадәр җәлеп итү каралган.

Бу хакта Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев бүген Республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә сөйләде.

- Сезнең ярдәм белән, Радий Фәрит улы, 2024 елның гыйнварына кадәр Уфа республика бюджеты хисабына 39 берәмлек коммуналь техника алачак, һәм тагын 18 берәмлек шәһәр бюджеты хисабына сатып алына. Хәзерге вакытта Беларусь Республикасында җитештерелгән 25 коммуналь техниканы төзекләндерү буенча учреждениеләргә тапшырылды инде, - диде ул.

Шулай ук 23 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр коммуналь техниканың һәм муниципаль предприятиеләрнең матди-техник базасының кышка әзерлеге буенча комиссия тикшерүен узачагын белдерде.

Моннан тыш, бозлавыкка каршы көрәшү өчен 16 мең тоннадан артык минераль концентрат - галит һәм 2,5 мең тоннага якын каты бионорд әзерләнгән.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас