Көнүзәк
16 октябрь 2023, 17:21

Күпме гомерләр өзелә юлларда

2, 6 мең авария! 272 кеше һәлак булган...

Күпме гомерләр өзелә юллардаКүпме гомерләр өзелә юлларда
Күпме гомерләр өзелә юлларда

2, 6 мең авария! 272 кеше һәлак булган...

 

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды.

Көн тәртибендә - торак пунктлар территориясендә, шулай ук федераль, муниципалитетара һәм урындагы әһәмияттәге трассаларда аварияләрне  киметү мәсьәләләре.

- Без юл хәрәкәте иминлегенә, республикабызда аварияләр азрак булсын өчен җитди игътибар бирәбез, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

- Бу күп планлы эш, ул безнең трассаларның торышына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның үен  кагыла. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең Башкортстан буенча җитәкчесе Владимир Севастьянов хәбәр итүенчә, бу елның 9 аенда юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр саны узган елның шул ук күрсәткече белән чагыштырганда 8,7 процентка, ә зыян күрүчеләр саны 0,1 процентка кимегән.

Бу чорда юлларда 2,6 мең авария булган, аларда 272 кеше һәлак булган, 3 110 кеше зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре арасында - транспорт чаралары бәрелешү һәм җәяүлеләргә бәрелү. Шул ук вакытта 266 аварияне исерек хәлдә булган шоферлар ясаган. Владимир Севастьянов шулай ук балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санының артуына, шулай ук пассажирлар транспорты белән идарә итүнең төзек булмавына игътибар итте.

Утырышта катнашучылар һәлакәтләрне киметү чаралары турында фикер алыштылар, төбәкнең транспорт инфраструктурасын модернизацияләү һәм хокук бозуларны ачыклау турында сөйләделәр. Тәкъдим ителә торган чаралар арасында - билгеләр һәм светофорлар урнаштыру һәм алыштыру, яктырту системаларын һәм җәяүлеләр юлларын урнаштыру, юл өслеге дефектларын бетерү һәм тамгалар ясау, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны теркәү автомат комплексларын урнаштыру.

- Без республика юлларында уңай динамиканы билгелибез. Димәк, без дөрес юнәлештә эш итәбез, - диде Радий Хәбиров. - Юл билгеләрен кую, юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарын ачыклау һәм бетерү һәм хокук бозучыларны җаваплылыкка тарту буенча эшебезне дәвам итәргә кирәк.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас