

Узган атнада Чакмагыш районы Җәмәй авылында Украинада барган махсус хәрби операциядә һәлак булган Эдуард Роберт улы Гатиятуллинны соңгы юлга озаттылар.
Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Рексан Ямалеев үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итүенчә, Эдуард хәрби хәрәкәтләр зонасына үз теләге белән киткән.
“Эдуард үз теләге белән махсус операциягә юлланучылар сафларында батырларча хезмәт итте, үзенең хәрби бурычын намус һәм дәрәҗә белән үтәде. Барлык район халкы өчен ул – герой. Безнең хәтерләрдә ул үз гомерен аямыйча Ватанны батырларча саклаучы булып калачак. Эдуардның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашам. Сезгә көч һәм сабырлык телим. Без сезнең белән бергә кайгырабыз”, – дип язган район башлыгы Реканс Ямалеев.
Чыганак: vk.com/yamaleev_rf