

9 октябрьдә атналык оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров Агыйдел шәһәре хакимияте башлыгы Денис Ирназаровка «Гаиләгә һәм балаларга дус шәһәр» бүләген тапшырды. Муниципалитет 2022 ел йомгаклары буенча дуслык индексының республика лидеры булды.
Искәртеп узабыз, бу бүләкне икенче ел тапшыралар. Иң яхшы шәһәрне алты параметр буенча билгелиләр: сәламәтлек, балалар иминлеге, балаларны яклау, мәгариф, ял һәм мәдәният, шәһәр мохите.
- Конкурсны республиканың Хезмәт министрлыгы оештыра. Агыйделнең шундый бүләккә лаек булуына без бик шат, - диде Радий Хәбиров.
Чыганак: glavarb.ru