Көнүзәк
9 октябрь 2023, 05:05

Фиргать Таһировны соңгы юлга озаттылар

Кайчан гына тәмамланыр икән бу махсус операция дигәннәре...

Республикада Зилаер районында туып-үскән Фиргать Таһиров белән хушлаштылар. Ул, Украинада барган махсус хәрби операциядә яраланып, һәлак булган.

Хәрби Сабыр авылыннан булган. Ул мотоукчылар полкының мотоукчылар батальонын тәэмин итү взводының автомобиль бүлеге белән командалык иткән. Бу хакта район башлыгы Борис Мелкоедов үзенең социаль челтәрләрендә язган.

–Без аның батырлыгын онытмаячакбыз. Аның тормыш юлын онытмаячакбыз. Фиргатьнең тормыш юлында район өчен дә, безнең өчен дә якты эшләре күп булды. Фиргатьнең туганнары һәм якыннарының күтәр алмас кайгыларын уртаклашам. Бу югалтуны кичерер өчен сезгә көч, түземлек һәм сабырлык телим. Авыр туфрагы җиңел булсын, җаны җәннәттә булсын. Фиргать хакындагы якты истәлекләр безнең йөрәкләрдә яшәр. Аның туганнары безнең ярдәм һәм хәстәрлекне тойсын өчен без барын да эшләячәкбез, – дип язган чиновник үзенең “ВКонтакте” сәхифәсендә. 

Чыганак: vk.com/borismelkoedov

Читайте нас