Көнүзәк
9 октябрь 2023, 17:20

Башкорт БАМы

45 ел элек Белорет-Карламан тимер-юлы участогында хәрәкәт ачыла. Бу төзелешне башкорт Бамы дип атаганнар.

Башкорт БАМыБашкорт БАМы
Башкорт БАМы

 Эш шунда ки, 1978 елда бу тимер юлны бөтен ил төзегән, ә төзүчеләр арасында нигездә комсомолчылар булган. Бүген Русия тимер юллары ветераннары һәм гамәлдәге хезмәткәрләр шул тимер юлның иң биек урыннарының берсендә урнашкан кирка рәвешендәге һәйкәл янында җыелдылар.

Тантаналы өлеш алдыннан без юл төзелешендә катнашкан ветераннар белән сөйләштек.

- Башта “стыковка” урыны Инзәр станциясе булырга тиеш иде, - дип сөйли элемтә участогының элеккеге начальнигы Анатолий Дмитриевич Уткин. - Әмма нәтиҗәдә Белоретны сайладылар.

Тарихи белешмә: Карламан-Белорет тимер юл линиясе Башкортстанның көнбатыш һәм көнчыгыш өлешләрен  бәйли һәм илнең Европа өлешен Себер белән тоташтыра.

- Мин ул вакытта йөк һәм пассажир поездларын карап җибәрә идем, - дип искә ала озак еллар вагоннарны ремонтлаучы булып эшләгән Николай Федорович Трушни. - Тормыш бөтенләй башка булса да, без күңелле яшәдек. Без якты киләчәккә ышана идек.

Һәйкәлдә: "Төзүче-комсомол!” дип язылган. Бәйрәм хөрмәтенә тимер юлчылар янында кечкенә сәхнә урнаштырганнар. Баннерда: "Хезмәт халкының батырлыгына дан!» дигән сүзләр урын алган.

Монда үзең дә сизмәстән комсомол төзелешләре шаулаган совет чорына чумасың, анда иҗат рухы һәм хезмәт җиңүләренең шатлыгы...

Бәйрәмнең тантаналы өлеше вакытында сүз Куйбышев тимер юлы начальнигы урынбасары Дмитрий Новиковка бирелде:

- Без бүген Бөек заманнарны искә төшерәбез, - диде ул. Карламан- Белорет участогы – 203 километр, унөч тимер юл станциясе. Тимер юл асылда тайгада салынган. Һәм бу участокта 235 ясалма корылма, дүрт йөз метрлы бер тоннель (аны Мәскәү күпер төзүчеләре тимер юлчылар белән бергә төзегән). Ә монда тагын 48 тимер юл күпере бар, шуларның унысының озынлыгы йөз метрдан артык. Бу биш ел ярым эчендә башкарылган бик зур эш.

Куйбышев тимер юлының кырык меңлек коллективыннан без бу мегапроект өчен ветераннарыбызга рәхмәт әйтәбез. Бүген безнең андый башлангычларыбыз юк әле. Ләкин алар һичшиксез булачак!..

Белорет станциясеннән Карламан станциясенә кадәр кыска вакыт эчендә безнең юлчылар һәм башка белгечләр бу участокны бетон нигезгә күчереп куя алдылар. Без поездлар хәрәкәтенең тизлеген арттырдык, хәзер монда заманча локомотивлар һәм күчерешкә югары йөкләнешле вагондар бара.

Башкортстан Республикасы Башлыгының Сибай шәһәрен Уфа белән заманча шәһәр яны электропоезды белән бәйләү йөкләмәсе бар. Без бу мәсьәләне Абдулино һәм Ырымбур юнәлешләре буенча хәл иттек инде.

Тимер юлчылар - дәүләт кешеләре, без һәрвакыт үз алдыбызга куелган бурычларны үтибез. Шулай булган, шулай булыр. Бәйрәм белән!

Дмитрий Новиков тимер юл ветераннарына һәм гамәлдәге хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

Белорет районы администрациясе башлыгы үзенең чыгышында:

- Бу юл участогы безнең район үсешенә этәргеч бирде. Бу иң кыска юл буенча йөкләр хәтта БАМга да киткән. Хөрмәтле ветераннар, Сез Белоречье һәм бөтен ил тарихында бик якты эз калдырдыгыз. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт, - диде.

Андрей Иванюта да ветераннарга һәм бүгенге көнгә кадәр бу дистанциядә эшләүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм ахырында «Кирка» һәйкәле янында 45 агач үсентесеннән торган аллея утыртылды.

Чыганак: belrab.ru

Башкорт БАМы
Башкорт БАМы
Башкорт БАМы
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас