

Җырчы Марсель Фәрхетдинов күптән түгел РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Әлеге вакытта ул “Башкортостан” мотоукчылар полкында хезмәт итә. Бу хакта “Башкорт батальоны” Телеграм-каналы язып чыкты.
Шушы арада Марсель полкташлары алдында импровизация рәвешендә чыгыш ясаган. Ул “Әйләнеп кайта алсам” җырын башкарган. Марсель аны быел июль аенда яздырган. Җыр махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган.
“Әлеге вакытта СВОда булган барлык егетләргә һәм инде беркайчан да әйләнеп кайта алмаганнарга багышлана”, – ди ул җәен бу җырны башкарган уңайдан.
Марсель Фәрхетдинов чыгышы белән Караидел районыннан. Ул күпсанлы республика һәм төбәкара конкурслар лауреаты.
Бездән теләк бер: исән-имин туган якларга әйләнеп кайтырга насыйп булсын.
Чыганак: bashinform.ru