

Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы республика агросәнәгать комплексына өстәмә 152 миллион сум акча бүлде.
- Өстәмә дәүләт ярдәме авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә еллык ставкасы 5 процентка кадәр булган 6 миллиард сумлык кыска вакытлы кредит җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ташламалы кредитлар сезонлы кыр эшләрен уздыру өчен төп чыганак булып кала. Бүгенгә Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгында Башкортстан аграрийларыннан 9,5 миллиард сумлык 333 заявка хупланды, - диде премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Быел Башкортстанда агросәнәгать комплексына ташламалы кыска вакытлы кредит бирүгә бүленгән акчаларның гомум лимиты 777,2 миллион сум тәшкил итте.