Көнүзәк
27 сентябрь 2023, 04:46

Хәрби операциядән читтә калмаган

Яуда яралангач, хәрби дәваланырга кайткан. 

«Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасындагы филиалында мөһим вакыйга булып узды – махсус хәрби операциядән кайткан хәрбигә генерал Шәйморатов исемендәге медаль тапшырылды. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән булдырылган бу бүләк белән җәмәгать тәртибен саклаганда, гадәттән тыш хәлләрдә һәм хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгәндә батырлык  күрсәткән гражданнар бүләкләнә. Таҗикстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны махсус хәрби операция башлангач, читтә кала алмый, СВОга барырга карар кыла. Авыр яраланганнан соң, өенә кайта. Хәзер ул документларын рәсмиләштерү, реабилитацияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Бу эшләрне хәл итүдә аңа  «Ватанны саклаучылар» фонды ярдәм итәргә планлаштыра.

Донбассны саклау буенча махсус хәрби операцияне башлау турында Русия Президенты Владимир Путин 2022 елның 24 февральдә игълан итте. Аны үткәрү турындагы карар украин хәрбиләре тарафыннан бертуктаусыз атышлар нәтиҗәсендә Донбасстагы хәл кискенләшкәндә кабул ителде. 

Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас