Көнүзәк
17 сентябрь 2023, 20:39

Якташыбыз Рафаэль Ишбаев иптәшләрен үлемнән коткарган

Исән-имин әйләнеп кайтыгыз! Без сезне көтәбез. 

Элек полицейский булып эшләгән 51 яшьлек Рафаэль Ишбаев махсус хәрби операциягә үз теләге белән былтыр киткән һәм шунда ук алгы сызыкка эләккән. “Бабай” позывнойлы хәрби Запорожье һәм Луганск юнәлешләрендә  батырларча көрәшкән.
Рафаэль Ишбаев киеренке яуда ВСУ ачкан көчле ут астында яраланган хезмәттәшләрен эвакуацияли, соңыннан дошман һөҗүмнәрен кире кагып, солдатларны фидакарьлек белән саклый.

Аның икенче батырлыгы – взвод кадәр взводны ут астыннан коткаруы. “Бабай”ның төгәл гамәлләре аркасында барлык сугышчан иптәшләре исән кала.
Батырлык һәм гаделлек хисе Рафаэль Ишбаевның канында. Аның картәтисе  Нәҗметдин Гыйбат улы Бөек Ватан сугышында Финляндиядән Япониягә кадәр юл үтә.

“Бу хәлләр башлангач, мин читтә кала алмадым һәм бабам эзләре буенча барырга, Ватанны фашизмнан сакларга карар иттем. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз ата-бабаларыбыз кичергән кайгыларны белергә тиеш түгел. Йөрәк типкән, кулларда көчле булган чакта без Ватанны саклаячакбыз. Бу минем карарым һәм гаиләм мине хуплады“, — дип сөйләде ул.

Ишбаев үзен герой дип санамый, аның сүзләренчә, ул фронтка бүләкләр һәм исемнәр артыннан түгел, бары тик «кемдер бу эшне башкарырга тиеш» булганы өчен барган.

"Кемгәдер моны эшләргә кирәк. Ватанны саклау – ирләр эше. Безнең бердәнбер бүләгебез — безнең тормышыбыз һәм безне өйдә көтеп торучы якыннарыбыз", — дип уртаклашты сугышчы.

Үз теләкләре белән хәрби хезмәткә язылучы барлык ир-атлар патриотик фикерләрдән чыгып эш итә, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин.

"Иң мөһиме, контрактлар төзүче ир-егетләребез иң югары ватанпәрвәрлек хисләре белән эш итәләр. Хәтта бу үзе үк хөрмәт уята", –  дигән иде  Путин Белоруссия президенты Александр Лукашенко белән сөйләшүләрдән соң. 

Чыганак: "Башкорт батальоны" 

Читайте нас