Көнүзәк
30 август 2023, 05:32

Оркестр солисты булып хезмәт итә

РФ Оборона министрлыгының Телеграм-каналыннан.РФ Оборона министрлыгының Телеграм-каналыннан.
Фото:РФ Оборона министрлыгының Телеграм-каналыннан.

Динар Шәйхетдинов  махсус хәрби операциядә хәрби оркестр солисты буларак хезмәт итә. Ул  үзе һәм “уен кораллары буенча иптәшләре” турында сөйләде.

2016 елда мәдәният көллиятен тәмамлаганнан соң  чакырылыш буенча хәрби хезмәттә булдым. Безнең полкта оркестр төзегәч, мин  үземнән ә нигә әле контракт буенча хезмәткә калмаска дип сорадым. Тәүдә беренче өч елга контракт төзедем, соңыннан тагын өч елга. Әле минем икенче контрактым бара.  Минем төп эшем – шәхси состав өчен уйнау, шулай ук хәрби оркестрлар конкурсларында катнашу. Коллективыбыз белән без күп тапкырлар призлы урыннар яуладык. Солист булдым. Контрактны озайттым. Үз торагымны булдырасым килә, хәрби ипотека алырмын дип планлаштырам. Махсус операциягә кадәр мин артиллерия дивизионы составында Сириядә КамАЗ водителе булып хезмәт иттем. Биредә исә корал буенча иптәшләрем алдында чыгыш ясыйм, бу аларга ошый”, – дип сөйли Динар. 

Чыганак: "Башкирский батальон" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас