Көнүзәк
27 август 2023, 16:45

Чираттагы гумконвой юлга чыкты

Исән-сау барып җитәргә язсын!

Бүген, 27 августта,  Уфадан башкорт хәрбиләре һәм Донбасс халкы өчен чираттагы гуманитар конвой юлга чыкты.  Бу быелгы җәйнең соңгы гуманитар конвое.  

"Киләсе гумконвой сентябрьдә генә булачак. Күп кешеләр бу йөкне формалаштыруда актив катнаштылар. Бу гуманитар ярдәмне без битараф булмаганнар белән бергә җыйдык: аны  билгеләнгән кешеләргә илтеп тапшырачакбыз", — дип хәбәр итте БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Лопухов.

Махсус хәрби операция зонасына махсус техникадан һәм автомобильдән алып төзелеш материалларына һәм көнкүреш әйберләренә кадәр йөкле сигез фура озатылды. Эшмәкәр Елена биш гумконвойга  үз өлешен керткәнен сөйләде: кайдадыр акча, кайдадыр товарлар белән: ул төзелеш материаллары ваклап сату белән шөгыльләнә.  

"Бу безнең егетләр өчен, алар хәзер үз гомерләрен аямыйча безнең өчен, дөреслек өчен  көрәшәләр. Әлбәттә, волонтерлар миңа мөрәҗәгать иткәндә, мин барлык җыеннарда катнашам. Махсус хәрби операциядә минем туганнарым һәм якыннарым катнашмый. Сугышчыларга ярдәм итү – минем  шәхси позициям: мин ярдәм итмәсәм, тагын кем ярдәм итәчәк?" – ди Елена.

Кыйммәтле йөк ташучы барлык шоферлар диярлек гуманитар ярдәм белән күп тапкырлар йөргәннәр, ә менә Бакалы районыннан Константин  ерак һәм мөһим юлга беренче тапкыр чыккан.

“Егетләргә ярдәм итик. Конвой составында барырга да уемда да булмады. Әмма әлеге вакытта анда танышларым шактый күп, шуңа күрә, читтә калмаска уйладым",  –  дип үз фикере турында ир-ат.

Быел февраль аенда  Путин Федераль Җыенга Юллама барышында  үз гомерләрен хәвеф астына куйган волонтерларның сугышчыларга күрсәткән ярдәме зур  әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте. Ул волонтерларның баштан ук кыю һәм тәвәккәл эш итүләрен ассызыклады. Алар кайнар нокталарга гуманитар ярдәм алып киләләр һәм кыр госпитальләрендә ярдәм итәләр.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас