Көнүзәк
26 август 2023, 15:34

"Утлар, сулар кичеп, исән-сау кайтачак, диде дусты..."

Благовещен районы хакимиятенең социаль челтәрләреннән.Благовещен районы хакимиятенең социаль челтәрләреннән.
Фото:Благовещен районы хакимиятенең социаль челтәрләреннән.

Республиканың Благовещен районы хакимиятендә эшләүче чиновник ханымның улы үз теләге белән “Башкортстан” мотоукчылар полкына язылган һәм Донецк халык республикасына хезмәт итәргә киткән. ЦУРда хәбәр итүләренчә, сугышчы үзенә  популяр мультфильм герое – “Лунтик” – позывное алган.

Моңа кадәр ул хезмәттә булмаган, әмма физик яктан  яшь ирнең сәламәтлеге яхшы – өйдә чакта ул “Арматура” баскетбол клубы өчен чыгыш ясаган. Солдат әнисенең сүзләренчә, ул улының карары белән горурлана һәм аның исән-сау кайтуын көтә.

“Махсус хәрби операциягә киткән бер дусты  улымны көчле, ул утлар, сулар кичеп исән-имин кайтачак, диде. Бу сүзләргә ышанабыз һәм аны көтәбез”, – ди ана. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас