

Благовещен районында яшәүче ашыгыч ярдәм фельдшеры, махсус хәрби операциягә барырга теләк белдереп, Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Бу хакта “Панорама” район гәзите хәбәр итә.
Үзенә “Эльф” позывное алган хәрби Иске Илек ФАПында, 18нче санлы дәваханәнең реанимация бүлегендә һәм үзәк район дәваханәсендә эшләгән. Хәрби бурычын ул Миңнегали Гобәйдуллин исемендәге батальон составында үтиячәк.
“Махсус операция барган вакытта балаларыбызга караганда безнең анда баруыбыз яхшырактыр”, – дип, “Эльф” сүзләрен китерә Благовещен районы хакимиятенең рәсми паблигы.
Моңарчы хәрби Русия армиясе сафларында хезмәт иткән һәм радиация-химия разведкасының кече сержанты дәрәҗәсен алган. Өйдә аның яраткан хатыны, улы һәм кызы калган. Солдатның хатыны әйтүенчә, ир беркайчан да кешеләргә ярдәм итүдән баш тартмый.
“Ашыгыч ярдәм” станциясендә эшләгәндә дә ул авылдагы ФАП белән мөдирлек итүдән баш тартмады. Һәрчак ярдәмгә әзер булуы аны Миңнегали Гобәйдуллин исемендәге батальонга алып килгәндер дә инде. Әлбәттә, җибәрәсем килмәгән иде. Әмма моның никадәр мөһим икәнлеген мин яхшы аңлыйм. Медикның максаты бер: башка кешеләргә ярдәм итү. Бернинди шартларга һәм сәбәпләргә карамыйча. Ә без исә түземсезлек белән аның кайтуын көтәчәкбез”, – ди “Эльф”ның тормыш иптәше.
Балалар өчен» Эльф " чын герой һәм үрнәк булып тора.
"Коронавирус пандемиясе вакытында, үз гомерен куркыныч астына куеп, әти алгы сызыкта эшләвен дәвам итте. Хәзер дә ул, һәрвакыттагыча, кеше гомерләрен саклап калачак. Авылда әтине барысы да хөрмәт итә һәм кадерли. Әти безне кыю булырга, кешеләргә булышырга өйрәтә. Алтын куллы әтиебез нигә генә алынса да, аның бар да килеп чыга. Ул техника белән мавыга, үз куллары белән мини-трактор җыйды", – ди хәрбинең кызы
P.S. Оборона министрлыгы белән контракт төзү сораулары буенча республика халкы 177 белешмә номеры буенча, ситуацион үзәккә (122 яисә +7 (347)218 -19-19), я булмаса күп функцияле үзәк офисларына мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук бу мәсьәләгә кагылышлы сорауларга җавапларны башбат.рф сайтында табарга була.
Исегезгә төшерәбез: ил җитәкчесе Владимир Путин әйтүенчә, махсус хәрби операциядә Русия армиясенең контракт буенча хезмәт итүчеләре генә катнаша.
Чыганак: bashinform.ru