

Махсус хәрби операциядә сугышчан бурычын үтәгәндә геройларча һәлак булган Андрей Егоровның әнисе улының “Пират” кушаматлы дүрт аяклы дустын үзенә алган. Чишмә район гәзите “Родник плюс” язуынча, хәлсезләнгән овчаркага командир солдатлар белән бергә шәхси сектор территориясендә тап булган. Ачлыктан һәм ялгызлыктан йончыган эт бары тик Андрейны үз иткән.
“Этнең кушаматын өйдә табылган паспорты буенча ачыклаганнар. Шулай итеп, овчарка Андрейның хәрби дустына әверелеп китә. Ул хәтта тугры дусты өчен бронежилет үзгәртеп тегә. Шул вакыттан алып һәрчак бергә була. Махсус операцияләргә командир һәрчак Пиратны үзе белән ияртә – овчарканың хәтта мина ярчыгыннан калган җөе дә бар. Овчарка боеприпаслар китереп торган. Әйткәндәй, “Башкорт” (Андрейның позывное) Фугас кушаматлы кечкенә песи баласын да үзләренә алган. Эт белән песи үзара дус булганнар. Фугас, кечкенә булуына карамастан, һәрвакыт өстенлек итәргә тырышкан. Андрей Егоров телефоннан әнисенә Пиратны да, Фугасны да Чишмәгә алып кайтам дип вәгъдә иткән”, – бу хакта “Родник плюс” гәзите яза.
Бик кызганыч, әмма Андрей Егоров әнисенең 70 яше тулган көнне һәлак була. Командир һәлак булганнан соң овчарка белән мәчене частьта калдырмакчы булалар, әмма Пират белән Фугас шулкадәр Андрейны сагына ки, хәрбиләр аларны “Башкорт”ның туган ягына кайтарырга була. Хайваннарны каян-кая кайтару җиңел эш булмый, әле бер киртә, әле икенчесе комачаулый. Шулай да, төрле каршылыклар аша үтеп, Андрейның дусты, “Вольный” позывнойлы хәрби Пират белән Фугасны Чишмә районына кайтара.
Бүгенге көндә овчарка йорт ихатасында вольерда яши. Хәрбинең әнисе этне һәм мәчене гаилә әгъзалары дип саный, чөнки алар махсус операциядә улының иң тугры дуслары булган.
Русия Президенты Владимир Путин хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге чиновникларны һәлак булган махсус хәрби операция (СВО) сугышчыларының гаиләләренә үз гаиләләре һәм балалары кебек карарга һәм моны "йөрәк чакыруы буенча"эшләргә чакырды.
"Мин инде беркайчан да югары дәүләт бүләкләре алырга килмәячәк иптәшләребезнең гаиләләренә мөрәҗәгать итәргә телим. Кремльнең бу тантаналы залыннан мине бөтен илдәге барлык коллегаларым ишетсен, хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендә ишетсен иде: бу безнең гаиләләр һәм аларның балалары – безнең балаларыбыз. Һәм нәкъ шулай эшләргә кирәк. Һәм кемдер моны язып куйганга яки боерганга түгел, ә йөрәк чакыруы буенча", – диде дәүләт башлыгы.