

Башкортстанда быел җиде айда токсокарозның 7 очрагы теркәлгән. Бу – эттән кешегә йогучы авыру.
Роспотребнадзор идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бу очракларның барсында да кешеләрнең бәйдә торган этләргә кул белән кагылуы һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен сакламавы ачыкланган.
Паразитлар кешенең эчке органнарын һәм күзләрен заралый. Чир озак үтә һәм яңадан кабатлана.
“Статистика буенча токсокароз белән һәр өченче эт чирли. Чир кешегә пычрак кул аша эләгә. Этне сыйпаганнан соң, кулларны юарга кирәк, чөнки паразитлар хайваннарның йонында була”, - диләр Роспотребнадзорда.
Бу чир кешедән кешегә йокмый.