

Стәрлетамакта яшәүче 63 яшьлек ир Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына киткән. Республика белән идарә итү үзәгендә хәюәр итүләренчә, ирекле хәрби “Сталинград” позывноен алган.
“Ярты ел уйланып йөрдем. Гаделсезлекне яратмыйм. Ниндидер бер мизгелдә аермачык аңладым: Ватанга ярдәм итәргә вакыт җитте. Мин элекке солдат, ләкин элекке хәрбиләр булмый бит. Авыл советына кергән бер арада контракт буенча хәрби хезмәт турында материалларга тап булдым. Барын да алдан уйлап, хәрби комиссариатка килдем. Мин механик, автомобильләр остасы, төзүче. Хәрби хезмәт вакытында укчы булдым, кул көрәше күнекмәләренә ия, шуңа файдам тияр дип уйлыйм”, – дип хәрби сүзләрен китерә районның рәсми паблигы.
Хәрби сүзләренчә, бу хакта белгән туганнары тәүдә шок хәлендә булган, шулай да алар аның гади булмаган карарын алар кабул иткән.
“Мин үз илемнең патриоты. Һәм бу сүздә генә түгел. Мин өемә, безнең өебезгә – илебезгә дошман килүенә юл куя алмыйм. Тәҗрибәм минем белән СВО зонасына юлланган яшьләргә кирәгер дип ышанам. Мин бит Әфган сугышында да, Чечен кампаниясендә дә катнашырга теләк белдергән идем, бу хакта рапорт язган идем”, – ди “Сталинград”.
Дөньялар тынычланып, тизрәк исән-имин кайтыгыз! Без сезне көтәбез.