Көнүзәк
10 август 2023, 09:58

Салават Юлаев исемендәге икенче батальон төзелә

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге икенче башкорт батальоны оештырыла. Бу хакта Салават Юлаев исемендәге батальонны булдыру инициаторы, отставкадагы эчке эшләр министрлыгы полковнигы Артур Юмагужин белдерде.

Артур Юмагужин хәбәр иткәнчә, батальонның иҗтимагый штабына Салават Юлаев исемендәге батальон сафларына керергә теләгән ир-атлар даими шалтырата.

Туганнар, дуслар, сугышчан иптәшләр. Узган елның ноябрендә без сезнең белән бергә Салават Юлаев исемендәге батальон оештырдык, ул бүгенге көнгә кадәр үз зонасында куелган барлык бурычларны намус белән үти. Шул көннән башлап һәр көн җәмәгать штабына безнең батальонга керергә теләгән волонтерлардан шалтыратулар килә. Димәк, без барысын да дөрес эшлибез. Һәм менә бүген икенче батальон булдыру турында күптән көтелгән карар кабул ителде. Без барлык битараф булмаганнарга, Ватаныбыз патриотларына, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, Эчке эшләр министрлыгы, ГУФСИН һәм башка көч ведомстволары хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итәбез. Яңа батальон шулай ук милли гвардия гаскәрләре структурасында Ватан файдасына эш итәчәк», — диелә Артур Юмагужин мөрәҗәгатендә.

Салават Юлаев исемендәге икенче батальон сафларына  үз теләкләре белән керергә теләүчеләр Уфа шәһәре, Дан бульвары, 6 (ДОСААФ бинасы) адресы буенча подразделение штабына килә ала. Кандидатлар 55 яшьтән өлкән булмаска һәм яхшы физик формада булырга тиеш. Барлык кызыксындырган сорауларны +7 (987) 023-76-00 телефоны буенча бирергә мөмкин.Исегезгә төшерәбез, Салават Юлаев исемендәге беренче батальон 2022 елда хәрби бүлекчәләр ветераннары инициативасы белән оештырылган иде. Хәрби бүлекчә, узган елның ноябрендә хәрби әзерлек  үтеп, декабрьдә махсус хәрби операция  зонасына киткән иде.Салават Юлаев исемендәге беренче батальон Росгвардия гаскәрләре составына керде. Башкортстан батальонга ярдәм итә, аны барлык кирәкле әйберләр, шул исәптә техника һәм кием-салым белән тәэмин итә.

Русия Президенты Владимир Путин 2022 едның 4 ноябрьдә имзалаган законга  ярашлы,  үз теләкләре белән махсус операциядә катнашучылар хәрбиләргә тиңләштерелә һәм  барлык ташламаларга һәм социаль гарантияләргә өмет итә ала. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас