Көнүзәк
10 август 2023, 09:11

"Один лишь день был дан для счастья..."

СВОдагы хәрби, хатынына багышлап шигырь язган. 

big-rostov.rubig-rostov.ru
Фото:big-rostov.ru

Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете сөйгәненә багышлап шигырьләр язган. Батыр егетнең шигырьләре Зәй шәһәрендәге  Төзүчеләр урамындагы 18нче һәм 20нче йортларның фасадларын бизи. Авторның шигырьләре патриотик төстә бизәлеп, зур баннерларда урнаштырылган, алар әллә кайдан күренеп тора.

Бу шигырьләр нәрсә турында соң? Әлеге сорауга автор үзе махсус операция зонасында аның янына килгән якташлары белән сөйләшкәндә җавап биргән. Яу кырына хәрби янына тормыш иптәше килгән булган, әйткәндәй, гүзәл затны кырыс хәрби-кыр шартлары куркытмый, ул ире белән бергә блиндажда куна. Ир белән хатын бергә бик аз вакыт үткәрә.

Хәрби бу кыска очрашуның барлык мизгелләрен хәтерендә саклап кала һәм гомерендә беренче тапкыр шигырь яза. Алар тәүдә Зәй шәһәре гәзитендә дөнья күргән, ә хәзер алар зур баннерларда бастырылган. 

Хәрби егет бүгенге көндә дә шигырьләр язуын дәвам итә һәм аларны махсус хәрби операция вакыйгаларына багышлый. 

Чыганак: "Татар-информ". 

zainsk-inform.ruzainsk-inform.ru
Фото:zainsk-inform.ru
Читайте нас