Көнүзәк
8 август 2023, 13:46

“Хезмәт хакы буенча бурычларны профилактикалау һәм түләү мәсьәләләрен оператив рәвештә эшләргә тиешбез!”

Хөкүмәттә хезмәт хакы буенча бурычларны түләү мәсьәләсе каралды.

“Хезмәт хакы буенча бурычларны профилактикалау һәм түләү мәсьәләләрен оператив рәвештә эшләргә тиешбез!”“Хезмәт хакы буенча бурычларны профилактикалау һәм түләү мәсьәләләрен оператив рәвештә эшләргә тиешбез!”
“Хезмәт хакы буенча бурычларны профилактикалау һәм түләү мәсьәләләрен оператив рәвештә эшләргә тиешбез!”

Хөкүмәттә хезмәт хакы буенча бурычларны түләү мәсьәләсе каралды.

 

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән утырышта банкротлык процедураларында һәм банкротлыкка якын булган оешмаларның хезмәт хакы буенча бурычларын түләү мәсьәләсе каралды.

- Хезмәт хакы буенча бурычлар ситуациясенә мониторинг Республика ведомствоара комиссиясе эше кысаларында ай саен контроль-күзәтчелек органнары белән берлектә үтә. Барлык төр комиссияләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә быел 34 оешманың 870 хезмәткәренә 313,5 млн сумлык бурычны тулысынча һәм өлешчә түләү мөмкин булды, – диде Андрей Назаров.

Бу хакта тулырак итеп Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова бәян итте.

Ведомство җитәкчесе билгеләвенчә, хезмәт хаклары буенча мәсьәлә төрле органнарның аерым контролендә тора. Быел комиссия 10 утырыш үткәрде, анда 29 оешма эшчәнлеге каралды, аларның нәтиҗәләре буенча хезмәт хакы буенча бурычлары булган оешма вәкилләренә, республика муниципаль берәмлекләре хакимиятләренә, тармак министрлыкларына, ведомстволарына, шулай ук контроль-күзәтчелек органнарына тиешле йөкләмәләр бирелде.

Шул сәбәпле, агымдагы елда бурычлыларның санын 13кә, ә 2021 елдан башлап карасак, 74 оешмага киметүгә ирештек, ә бу 2,5 тапкырдан артык.

- Хезмәт хакы буенча бурычларны профилактикалау һәм түләү мәсьәләләрен оператив рәвештә эшләргә тиешбез, – дип ассызыклады Андрей Назаров.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас