

7 августта Уфада Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм БР җитәкчесе Радий Хәбиров Илдә беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне үстерүнең көнүзәк мәсьәләләре буенча бөтенрусия киңәшмәсендә катнашты.
Конференция эшендә төбәк сәламәтлек саклау министрлары, федераль министрлыклар вәкилләре, зур дәвалау учреждениеләренең баш табиблары, тармак экспертлары катнаша.
Радий Хәбиров зур киңәшмә үткәрү өчен Уфаны сайлауларына Русия сәламәтлек министрлыгына рәхмәтен җиткерде.
-Төбәк идарә итү командасы фикеренчә, сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы нәтиҗәле эшләвен раслады. Соңгы елларда без тармакның төп күрсәткечен - халыкның гомер озынлыгы артуын теркибез. Былтыр Башкортстан мөһим 73 яшьлек билгегә өлгәште. 2023 елның беренче 6 аенда бу күрсәткечның артуы күзәтелә.
Киләчәк адым - Башкорстанның зур шәһәрләрендә медицина учреждениеләренең матди базасын ныгыту. Исегезгә төшерәм, Башкортстан җитәкчесе төбәк хөкүмәтенә һәм республика сәламәтлек саклау министрлыгына Уфаның беренчел звеносын этаплап модернизацияләү һәм аның бюджет финанславын тәэмин итү программасын әзерләү бурычын куйды. Быел аны гамәлгә ашыруга 500 млн. сум, 2024 - 2025 елларда 1,5 млрд. сум юнәлтәчәкбез. Әлбәттә, биредә, федераль үзәк ярдәме кирәк булачак,- диде Радий Хәбиров.
Михаил Мурашко Уфаны киңәшмә үткәрү мәйданы сыйфатында сайлауны билгеләп, Башкортстанда сәламәтлек саклау системасын камилләштерү буенча күп проектларның тормышка уңышлы ашырылуын билгеләде. Алар беренчел звеноны модернизацияләү, онкологик авырулар белән җәфаланучыларга ярдәм күрсәтү, йөрәк-кан тамырлары авырулары, профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация программалары.
Русия сәламәтлек саклау министры шулай ук киңәшмәнең төп мәсьәләләрен билгеләде. Ул учреждениеләрнең матди базаларын ныгыту, диагностика һәм медицина ярдәме күрсәтү методларын камилләштерү, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү.
"Без башка мәсьәләләр белән берррәттән, "сакчыл җитештерү"гә кагылышлы технологияләр буенча да фикер алышабыз. Бу пациентларны кабул итү һәм пациентның медицина персоналы белән аралашуга сарыф иткән вакытын киметү мөмкинлеген бирүче формат. Республика җитәкчелегенә рәхмәтемне белдерәм, республика чарага яхшы әзерләнгән. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерүче Русия субъектлары үзләрендә урыннарда гамәлгә ашыру өчен биредә иң яхшы практикаларны күрә алачак. Миңа калса, бу бөтен ил өчен лаеклы һәм җитди вакыйга.