Көнүзәк
4 август 2023, 09:08

"Гаиләм башта җибәрергә теләмәгән иде..."

Дөньялар тынычланып, исән-имин кайтыгыз!

Юлай Ильясовның социаль челтәреннән.Юлай Ильясовның социаль челтәреннән.
Фото:Юлай Ильясовның социаль челтәреннән.

Куергазы районы  хакимияте башлыгы  Украинада барган махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән киткән якташы турында сөйләгән. Салават Юлаев исемендәге батальонга кушылганчы ул эшкуар булган, зур хуҗалык тоткан.

Ир  контракт буенча хезмәт иткән булган.

“Туган илне сакларга барам дигән карар кабул иттем. Тәүдә гаиләм мине җибәрергә теләмәгән иде, соңрак инде аңлады һәм карарымны хуплады. Улым әле минем кечкенә, мин аңа Туган ил ул – безнең гаиләбез, аны сакларга һәм якларга  кирәк, дип аңлатам”, – дип китерә Юлай Ильясов якташының сүзләрен.

Солдат алгы сызыкта булганда, хуҗалык эшләре һәм бизнес белән аның хатыны һәм ата-анасы шөгыльләнә. Ике атналык ялга кайткан чорында хәрби - күңеле белән яу кырындагы иптәшләре янында.

Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас