

Солдат сәламе килеп җитте.
Бүген Благовещенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Миңнегали Шәйморатов исемендәге ирекле батальон хәрби хезмәткәре гаиләсе белән очрашты. Хәрби хезмәткәрнең әти-әнисе, хатыны һәм балалары белән очрашу вакытында Башкортстан Башлыгы аларга сугышчы-шәйморатовчыдан сәлам тапшырды.
- Мин аңа туганнарының хәлен белергә вәгъдә иттем. Һәм менә мин монда. Сезнең улыгыз һәм ирегезнең хәлләре яхшы, батальонда аны барысы да хөрмәт итә. Мин аңа генерал Шәйморатов медален тапшырдым. Сезнең борчылуларыгызны аңлыйм. Үзем дә егетләр өчен бик борчылам. Шәйморатовчылар 5 ай алгы сызыкта булды. Хәзер аларга бераз ял бирелә, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзаларының хәл ителмәгән мәсьәләләре белән кызыксынды һәм республиканың махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарына һәм якыннарына кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын ассызыклады