

Башкортстанда Владлен Татарский исемендәге пилотсыз очу аппаратлары операторларын тактик һәм махсус тактик әзерләү үзәгендә укыту мәсьәләләре буенча чат-бот булдырылган.
Бу чат аша БПЛА операторы һөнәре турында якыннан танышырга була, уку нинди вакытка кадәр сузылачак, аның формасы һәм бәясе, күнегүләр барышы һәм потенциаль кандидатларның яше һәм сәламәтлек буенча нинди чикләүләр булуы, шулай ук уку адреслары һәм вариантлары турында мәгълүмат алырга мөмкин.
РФ Президенты Владимир Путин фикеренчә, пилотсыз аппаратлар белән идарә итү курсларын белем бирү программаларына, шул исәптән мәктәпләрдә дә кертергә кирәк. Бу хакта ул быел апрель аенда видеоконференция режимында узган пилотсыз авиация системаларын үстерү буенча киңәшмәдә әйткән иде.