Көнүзәк
29 июль 2023, 15:27

Хәрбиләргә бүләкләр тапшырды

Бүген, 29 июльдә, Донбасска эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Миңнегали Шәйморатов исемендәге ирекле батальон сугышчылары белән очрашты.

Төбәк җитәкчесе подразделение командованиесе һәм шәхси состав белән аралашты, сугышчыларның үтенечләрен тыңлады һәм хәрбиләргә дәүләт бүләкләре – Батырлык ордены, “Батырлык өчен“ медальләре, шулай ук генерал Шәйморатов орденнары һәм медальләре тапшырды.

Сезне күрүемә бик шатмын. Сез – республикабызда беренче ирекле батальон һәм бер елдан артык инде биредәсез. Без сезнең өчен бик борчылабыз, тизрәк өйгә кайтуыгызны көтәбез. Мин туганнарымнан һәм якыннарымнан, бөтен Башкортстаннан сәлам һәм хөрмәт сүзләре алып килдем, – диде Радий Хәбиров. – Сез шулай ук Ватанны саклауга баскан күп кенә егетләр өчен үрнәк булдыгыз. Бүген Самара өлкәсендә Башкортстанирекле полкы хәрби әзерлек уза. Тиздән ул фронтка китәчәк.

Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, республика сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә кирәкле ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.

Өйдә якыннарыгызның барысы да яхшы булуы  безнең өчен бик мөһим. Үтенечләр булса, без аларны тыңларга һәм ярдәм итәргә әзер, – диде Радий Хәбиров. – Медицина ярдәме, экипировка, көнкүреш җиһазлары мәсьәләләрендә дә ярдәм итәргә әзербез. Сез безнең өчен иң кадерле кешеләр.

Батальон сугышчылары үз чиратында Радий Хәбировка, республиканың идарә командасына һәм барлык якташларына үз территорияләрендәге подразделениеләргә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас