

«Вижу цель», «Координаты принял», «Есть захват цели», «Цель уничтожена». Әлегә бу командалар “Башкортостан” мотоукчылар полкының пилотсыз очуы аппаратлар операторлары арасында хәрби әзерлек урынында яңгырый. Әмма тиздән хәрбиләр үзләренең күнекмәләрен махсусхәрби операция зонасында практикада куллана алачак. Аларны укыту фаҗигале рәвештә һәлак булган хәрби корреспондент Владлен Татарский исемендәге Пилотсыз очучы аппаратлар операторларын тактик һәм махсус тактик әзерләүче үзәгендә уза.
Полигоннарның берсендә, бирем шартлары буенча, көньяк-көнбатыш юнәлештә Русия хәрбиләре дислокацияләнгән урында дошман көчләре табылган. Дошман максатын төгәл билгеләү өчен һавага дрон-разведчик очырыла. Ерактарак үләндә атучы яшеренгән. Ул БПЛАның күренгәнен көтә. Дронга каршы мылтыктан бер төгәл ату җитә: дошманның пилотсыз очкычы бәреп төшерелә.
Владлен Татарский исемендәге БПЛА операторларын тактик әзерләү үзәге начальнигы «Карабас» позывнойлы хәрби сүзләренчә, алгы сызыкта пилотсыз очу аппаратлар операторлары подразделениеләре күп тапкырлар үзләренең хәрби нәтиҗәлелеген күрсәтеп өлгергән.
“Пилотсыз очучы аппаратлар тармагы Русия эшчәнлегенең мөһим юнәлеше һәм ул бик перспективалы, киләчәктә бу тармакка инвестицияләр күләме бер триллион сум тәшкил итәчәк”, – дип белдерде Президент Владимир Путин пилотсыз авиация системалары өлкәсендә оешмалар презентациясе вакытында.
Чыганак: bashinform.ru