Көнүзәк
27 июль 2023, 04:45

Башаклар

Шигырь.

БашакларБашаклар
Башаклар

Шигырь.

 

Кырларда башаклар саргайган, тулышкан,
Башларын игәннәр җирләргә.
Чайкала-чайкала дулкынлап,
Серләрен сөйлиләр җилләргә.

Башаклар серләшә төн ката,
Игенче йокламый — таң ата.
Уйлый ул, башаклар калмасын жирдә дип,
Хәвефләр килмәсен җиргә дип.

Башаклар теләми кояшның иңүен,
Көтәләр кырларга игенче килүен.
Моторлар шаулавын,
Җирдә эш кайнавын,
Диңгездә йөзгән күк йөзәдер комбайн.

Игенче хезмәте — җырларда,
Игенче күңеле — кырларда,
Илебез нык булыр, табыннар мул булыр,
Игенче сау-имин булганда.

Миңзифа Хөснетдинова

 

Башаклар
Башаклар
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас