Көнүзәк
15 июль 2023, 10:59

Язгы призыв тәмамланды

РФ Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәрби хезмәтне үтү өчен РФ Кораллы Көчләренә һәм башка хәрби формированиеләргә 147 мең кеше чакырылган һәм җибәрелгән.

Язгы призыв тәмамландыЯзгы призыв тәмамланды
Язгы призыв тәмамланды

 

Чакыру комиссияләре үз эшләрен 1 апрельдә башлады, ә чакырылучыларны Россия Федерациясе субъектларының җыю пунктларыннан гаскәрләргә (көчләргә) 20 апрельдән җибәрә башладылар.

Алдагы чакырылыш кампанияләрендәге кебек үк, муниципаль берәмлекләрнең хәрби комиссариатларына килгән яшьләр, сәламәтлекләрен һәм профессиональ психологик сайлап алу нәтиҗәләрен исәпкә алып, Кораллы көчләрнең төрле төрләрендә һәм гаскәрләр төрләрендә хәрби хезмәт үтәргә хокуклы булганнар.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар хезмәт урыннарына җибәрелгәнче көндәлек кием формасы белән тәэмин ителгән: Хәрби диңгез флоты кара, ВКС һәм ВДВ – зәңгәр, калган гаскәр төрләре саклагыч төстәге киемнәр, шулай ук банк һәм шәхси электрон карталар, несессерлар белән тәэмин ителгән.

Хәрби хезмәт үткән урыннарга илтү РФ Кораллы Көчләре авиациясенең 14 рейсы, 9 хәрби эшелон, 153 граждан авиациясе рейсы, пассажир поездлары составында 2 меңнән артык вагон, шулай ук хәрби частьләрнең автомобиль транспорты җәлеп ителгән.

Хезмәткә юлланучыларның күпчелеге биш айга кадәр заманча хәрби техниканы үзләштерче хәрби частьларга юлланган. Биш ай укулардан соң аларга хәрби белгечлек биреләчәк.

Фәнни, фәнни - җитештерү һәм спорт роталарын комплектлауга аерым игътибар бирелә. Фәнни һәм фәнни-җитештерү роталарына 490 яшь егет, ә спорт роталарына 200гә якын кеше, спортның олимпия төрләре буенча Россия җыелма командасы әгъзалары җибәрелә.

Хәрби хезмәткә  чакыру буенча билгеләнгән срокларны үтәгән хәрбиләр вакытында эштән азат ителәләр һәм яшәү урыннарына җибәреләләр.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас